Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда көнче ир хатынының борынын һәм яңак сөяген сындырган

Чаллыда көнче ир хатынының борынын һәм яңак сөяген сындырган

news_top_970_100
Чаллыда көнче ир хатынының борынын һәм яңак сөяген сындырган
Чаллы шәһәрендә 36 яшьлек хатынны үз ире имгәткәнче кыйнаган. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте. 

Вакыйга 30 апрельдә кичке тугызлар тирәсендә 50нче комплекстагы йортта була. Ир белән хатын талаша башлый. 30 яшьлек беркайда да эшләмәүче ир-ат хатыныннан көнләшә. Шуннан соң көнче ир хатынны вәхшиләрчә кыйнап ташлый. Хатынның башы имгәнгән, борыны һәм яңак сөяге сынган, башка урыннары имгәнгән, диелгән бу хәбәрдә.

Бик җитди травмалар алган хатынны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә китергәннәр. Ирне исә полиция хезмәткәрләре тоткарланган. Бу кешегә карата "Сәламәтлеккә җитди зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Аны 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Тикшерү вакытында бу ир-ат шәһәрдән чыгып китмәү турында имза куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100