Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда 17 яшьлек үсмернең йөрәгенә пычак кадаганнар

Чаллыда 17 яшьлек үсмернең йөрәгенә пычак кадаганнар

news_top_970_100
Чаллыда 17 яшьлек үсмернең йөрәгенә пычак кадаганнар
Чаллы шәһәрендәге "Камаз" мәдәният йорты янында егетләр талашкан. Шул вакытта бер үсмернең йөрәгенә пычак кадаганнар. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте. 

Фаҗига 2 сентябрьдә кичке сигез тирәсендә була. Тикшерү версиясе буенча, 17 яшьлек үсмер белән 29 яшьлек ир-ат арасында җәнҗал чыга. Үсмер бу ир-аттан пычагын тартып алмакчы була. Шул чакта бу балага дошманы пычак кадый. Пычак нәкъ йөрәккә кереп китә.

Җинаятьтә шикләнелүче 29 яшьлек ир-ат тиз арада тоткарлана. Аңа карата "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак "Татар-информ" агентлыгы бу җинаять турында белешеп хәбәр итте. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында бу мәгълүматны раслаганнар.

"29 яшьлек ир-ат һәм 17 яшьлек үсмер егет урамда спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Бер мизгелдә алар талаша башлаган. Ир-ат пычак тартып чыгарган, үсмер исә аны алырга маташкан, ләкин булдыра алмаган. Шуннан соң ир-ат пычакны үсмернең күкрәгенә кадаган. Яраланган егет табиблар килгәнче үлгән", - дип сөйләгән "Татар-информ" агентлыгының үз чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100