Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы стюардессасын үтергән ир ни өчен кызга кул салуын әйткән

Чаллы стюардессасын үтергән ир ни өчен кызга кул салуын әйткән

news_top_970_100
Чаллы стюардессасын үтергән ир ни өчен кызга кул салуын әйткән

Мәскәүдә яшәгән Чаллы кызын - стюардесса булып эшләгән 23 яшьлек Альбина Мөхәммәтҗанованы үтергән ир - 25 яшьлек Никита Денин гаебен таныган. Бу хакта "Рен ТВ" хәбәр итә.

Чаллы кызын Мәскәүдәге кунакханәләрнең берсендә таптылар. Буып үтерелгән кыз мәете яртылыш су тутырылган ваннада була. Ул киенгән була. Альбина белән бергә номерны арендага алган ир - Никита Денин, тагын берничә көн өчен түләп, кунакханәдән чыгып качкан була. Әмма аны бераздан кулга алалар. 

"Рен ТВ" каналы хәбәр итүенчә, яшьләр берничә ай очрашып йөргән. Алар талашкан да, дуслашкан да.

"Гадәти бер егет. Бераз сәеррәк. Бик нык сөйләшергә ярата. Никита БДСМ (җенси мөнәсәбәтләрдә рольле уеннар - парларның берсе икенчесен газаплау белән бәйле) ярата иде, бу хакта гел сөйләде , бәйләп түшәмгә элеп куюлар турында сөйләшергә ярата иде", - дигән кызның танышы егет турында. 

Никита әйтүенчә, ул кызны кызып киткәндә буып үтергән. "Альбина Мөхәммәтҗанованы ялгыш үтердем, моңа аның хыянәтенә бәйле гауга сәбәпче. Гадәти очрашу иде, төн уртасында мин аның язышуларын укыдым. Аннары шул мин әйткән әйберне (ягъни хыянәтен) ачыкладым", - дигән Денин.

"Комсомольская правда" Альбинаның танышы Марина белән сөйләшкән. Никита кызны инде өч ай элек буган булган. Кызның хәтта борыныннан кан киткән. Ул полициягә гариза язмаган, әмма егет белән 1,5 ай аралашмыйча торган. "Ул ниндидер таблеткалар эчә иде", - дигән ул. Кыз сөйләвенчә, Никита йөргән кызының хыянәт итәме-юкмы икәнен карта салып тикшерә торган булган. 

Альбина Мөхәммәтҗанов Чаллыда гадәти гаиләдә туган. Әтисе заводта, әнисе идән җыештыручы булып эшли. 

Бу фаҗига - Альбинаның әнисе Рамилә өчен икенче югалту. Ике ел элек аның 14 яшьлек улы балалар мәйданчыгында егылып башын бәрә һәм һәлак була. Альбинаның кыз туганы Ландыш әйтүенчә, ул аларга акчалата ярдәм итеп яшәгән. Кызның тагын бер энесе - Әмир бар.

Альбина медицина көллиятендә фельдшер булырга укыган, стюардесса булырга теләгән. "Бу аның хыялы иде. Авиакомпаниядә ул 3 ай гына эшләп өлгерде", - дип сөйләгән аның дус кызы. 

2018 елда кыз Чаллыдан Казанга күчеп килеп, бортпроводник булырга укырга кергән. "Московский комсомолец" язуынча, кыз стриптиз биегән һәм массаж ясаган. Әмма кызның әтисе бу мәгълүматны кире каккан - ул кызының төнге клубта эшләвен әйтә. 






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100