Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Яртысын алган, яртысын калдырган": Чаллы егете сөйгән кызының өеннән акча урлаган

"Яртысын алган, яртысын калдырган": Чаллы егете сөйгән кызының өеннән акча урлаган

news_top_970_100
"Яртысын алган, яртысын калдырган": Чаллы егете сөйгән кызының өеннән акча урлаган
Чаллы шәһәрендә бер ир-ат сөйгән кызының фатирыннан акча урлаган. Кыз исә бу ир-ат белән очрашуын дәвам итә икән. Бу турыда "Татарстан 24" телеканалы хәбәр итте.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат инвалид кызның өеннән 235 мең чамасы акчаны алып чыгып киткән. Бу турыда кызның әнисе - пенсионер хатын сөйли. Аның сүзләренчә, бу ир-ат аларның өенә кыштан бирле килеп йөри. Ул хатынның инвалид кызы белән очраша. Бу егет моңа кадәр өйләнгән булуын да сөйли, ләкин гаиләсе бәхетле булмавына зарлана. 

"Аерым бүлмәдә яшим, хатыным белән тормыйм", - дип сөйли. Пенсионер хатын бу ир-атка ышана. Шулай итеп инвалид кыз белән очрашып йөри башлагач, ир-ат сөйгән кызы янында кунарга калырга сорый. Фатир хуҗалары моңа риза була.

Берникадәр вакыттан соң кызның әнисе - пенсионер хатынны хастаханәгә алып китәләр. Ир-ат исә өй ачкычларын да үз кулына ала һәм йортта хуҗа булып йөри башлый. Шуннан соң ул акча урлый. 

"Шкафларны актарган. Акчаларның яртысын алган, яртысын калдырган", - дип сөйли пенсионер хатын.

Тикшерүчеләр ир-атның бу гамәлләрен урлау дип бәяләгән. Суд аны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итә һәм акчаны кайтарып бирергә дип карар чыгара. 

Пенсионер хатын исә бу кеше аның инвалид кызының башын катырып йөрүдән туктар дип өметләнә. Чөнки әлеге күңелсез хәлләрдән соң, инвалид кыз бу ир-ат белән очрашып йөрүен дәвам итә икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100