Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч яшьлек балалары кер машинасында үлгән өчен ата-анага карата җинаять эше ачылды

Өч яшьлек балалары кер машинасында үлгән өчен ата-анага карата җинаять эше ачылды

news_top_970_100
Өч яшьлек балалары кер машинасында үлгән өчен ата-анага карата җинаять эше ачылды

Ямал-Ненец автономияле округында өч яшьлек бала кер юу машинасында һәлак булган. Хәзер бу сабыйның ата-анасына карата җинаять эше ачылды. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Өч яшьлек малай төнлә ванна бүлмәсенә бара һәм кер машинасына кереп утыра. Бу вакытта баланың ата-анасы өйдә була, әмма алар бу вакытта йоклый. 

Ата-анасы сүзләренчә, алар баланың мәетен кер машинасы барабанында табып алган. Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары баланың үлемен раслаган.

Экспертиза баланың тончыгып үлгәнен ачыклый.

Ямал-Ненец автономияле округы буенча Тикшерү комитеты ата-ана баланы карамаган дип исәпли. Аларга карата җинаять эше ачылган, диелгән әлеге хәбәрдә.

9 декабрьдә Камчатка өлкәсендә 9 яшьлек бала кер юу машинасында үлгән булган. Бу бала машина барабанына кереп качкан, ишек ныклап ябылган, дип фаразлыйлар. Бу вакытта баланың анасы эштә, атасы командировкада була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100