Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч сәгатьләп котырган янгыннан соң алты кеше, шул исәптән биш бала мәете табылган

Өч сәгатьләп котырган янгыннан соң алты кеше, шул исәптән биш бала мәете табылган

news_top_970_100
Өч сәгатьләп котырган янгыннан соң алты кеше, шул исәптән биш бала мәете табылган
Ярославль өлкәсенең Ростов шәһәрендә янгында биш бала һәм бер олы кеше һәлак булган. Бу турыда ТАСС агентлыгына төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткән.

"Бездә биш кеше үлде, шуларның бишесе балалар. Өч кешене коткардык. Янгын сәбәбе ачыклана. 600 м чамасы мәйданда түбә янды", - дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Ростов районы администрациясе башлыгы моңа кадәр биш кеше һәлак булу турында сөйләгән булган.

Агентлык чыганагы ачыклык керткәнчә, янгын күпфатирлы йортта була. Бу йортта планировка да катлаулы. Бер йокы бүлмәсендә дүрт кеше мәете табыла, тагын бер урында тагын бер бала мәете табыла.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, фаҗига Ленинская урамындагы 13нче йортта була. Янгын турында 04.48 сәгатьтә хәбәр итәләр. Ике катлы йортта 19 фатир була. Йортка газ кертелмәгән. Янгынны иртәнге сигез тулганда гына сүндереп бетерәләр.

"Ике бала - бик кечкенә. Аларны урамга алып чыктылар, ләкин коткара алмадылар. Баланың берсенә ике икенчесенә дүрт яшьләр тирәседер. Әниләре хастаханәгә алып киттеләр бугай", - дип сөйли фаҗиганең шаһитлары. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Ярославль прокуратурасы да тикшерү эшләре башлаган. Фаҗига урынына Ростов районара прокуроры Владимир Пеньков киткән. 

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Ярославль өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе алты кеше һәлак булуын, шуларның бишесе балалар дип хәбәр итте. Тагын бер олы кеше хәбәрсез югалган, аны эзлиләр. Берничә кеше имгәнгән, аларны район хастаханәсенә озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100