Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Чәчемне бөтенләй алып бетерделәр": Айгөл Фазыйлованың хәле авырайган

"Чәчемне бөтенләй алып бетерделәр": Айгөл Фазыйлованың хәле авырайган

news_top_970_100
"Чәчемне бөтенләй алып бетерделәр": Айгөл Фазыйлованың хәле авырайган
Айгөл Фазыйлова инстаграмда хәле авыраюн, чәчен тулысынча кисәргә туры килүен сөйли. Бу турыда Айгөл үз сәхифәсенә пост язып калдырган.

"Минем кадерлеләрем. Мин тагын озакка югалып тордым. Көн саен язарга хәлем булмады, һәркөнне авырдым. Туры эфирга чыгарга да хәлем юк. Сулыш алуым авырайды, тыным кысыла. Аякларым шеште. Кичә минем өчен бик авыр көн булды. Беренчедән, минем чәчемне кырып алдылар. Икенчедән, чираттагы абсцессны ачтылар. Бу - минем чираттагы сынауларым. Хәзер көн саен бәйлиләр, яңа уколлар, антибиотиклар кадыйлар. Сезгз барысы өчен дә рәхмәт. Сез һәрвакытта да минем белән", - дип яза Айгөл.

Айгөл инстаграмда туры эфирга чыккан булган. Ул үзенең улы 8 яшьлек Әмир дәресләрдән соң килеп йөрүен, ял көннәрен бергә үткәрүләрен сөйләгән. Бу турыда "КП" сайты хәбәр итте.

"Мин коляска утырып кына йөрим. Башта бик еладым, хәзер үземне кулга алдым, улым хакына тырышам. Ул минем өчен борчыла, ул зур инде", - дигән Айгөл.

Айгөл ашказаны белән дә проблемалары булуын әйткән. "Дәваланганда аксымнар күп югалттым. Шуннан соң шешенә башладым, эчем авырта, эчәклектә проблема бар, ашказанымда ризык эшкәртелеп бетми, шуңа күрә көзән җыера, авырта", - дигән ул.

"Минем апай монда килгән иде. Табиблар белән сөйләшкән. Миңа чынын әйтәмедер, юкмыдыр - тик табиблар минем йөрәгем бик көчле һәм сәламәт дип әйткәннәр. Минем яшь булуым, үземә ярдәм итүем дә яхшы", - дип сөйләгән ул.

  • "Әнием үлмәсен иде": Яман шеш белән авыручы Айгөл баласына гаилә эзли. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айгөл Фазыйловага ярдәм итәргә күрсәтмә биргән, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100