Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәч буягач, 19 яшьлек кызның башы шешкән — видео

Табибка мөрәҗәгать иткәндә кызның баш әйләнәсе 56 сантиметрдан 63 сантиметрга кадәр зурайган була.

news_top_970_100
Чәч буягач, 19 яшьлек кызның башы шешкән — видео

Франциядә яшәүче студент кыз чәчен буяган. Шуннан соң буяуга аллергия чыккан һәм кызның башы формасын үзгәрткән. Бу турыда Le Parisien газетасына сылтама белән РИА Новости яза.

19 яшьлек Эстель исемле кыз супермаркеттан чәч буявы ала. Аны кулланганчы, аллергиягә тест ясый. Тест нәтиҗәсен 30 минут кына көтеп тора. Буяу савытында исә ике тәүлек көтәргә дип язылган була. 30 минуттан соң аллергия чыкмагач, кыз чәчен буяп куя. Кыз кара чәчлегә әверелгән, ә бераздан аңарда аллергия башланган. Башының өске өлешендәге тиресе шешә башлаган.

Ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать иткәндә кызның баш әйләнәсе 56 сантиметрдан 63 сантиметрга кадәр зурайган була. Аңа дару бирәләр һәм өенә кайтарып җибәрәләр. Тик башы зураюын дәвам итә, теле шешә. Эстель тончыга башлый һәм аны ашыгыч ярдәм алып китә. Бары тик табиблар дәвалаганнан соң гына бу кыз үз хәленә кайта.

Терелгәч, Эстель авырган вакытындагы фотоларны социаль челтәрләрдә күрсәткән. «Мин ахмаклык эшләдем. Башкаларга шуны әйтәсем килә — болай эшләмәгез», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100