Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч бала атасы, бәхәсләшеп, кәлтә елан ашап агуланган

Өч бала атасы, бәхәсләшеп, кәлтә елан ашап агуланган

news_top_970_100
Өч бала атасы, бәхәсләшеп, кәлтә елан ашап агуланган
Австралиядә яшәүче 34 яшьлек Дэвид Доуэлл (David Dowell) исемле ир-ат, өч бала атасы дуслары белән кичәдә бәхәскә кергән. Ул бәхәсләшеп, геккон дип аталган кәлтә еланны ашаган. Батыр ир-ат күзен дә йоммыйча өстерәлүче хайванны кабып йоткан. Бу турыда "Вести.Медицина" сайты хәбәр итте.

"Һичнинди очракта да, кызык өчен булса да, бу хайваннарны ашарга ярамый", дип алдан ук искәртелә әлеге хәбәрдә. 

  • Геккон - кәлтә еланның бер төре, Австралия, Африка, Яңа Зеландия, АКШ, Европаның көньягында тропик һәм субтропик өлкәләрдә яши. Ул теләсә нинди өслектә дә йөри ала, хәтта түшәм, пыяла кебек яссылыктан да егылып төшми. 50 г авырлыктагы геккон 2 килога кадәр йөк күтәреп тора ала. Озынлыгы 10-15 мм дан 30 см га кадәр җитәргә мөмкин.

Геккон дип аталган кәлтәләр елмаеп торган кебек тоела. Аны "елмаючы кәлтә" дип тә атыйлар. Шушы хайван өч бала атасының ун көннән үлеп китүенә сәбәпче булырга мөмкин. Әлегә бу төгәл ачыкланмаган. Доуэллның хатыны Аллира соңгы ярты ел эчендә ирен гел искә ала. Ул иренең үлемен кәлтә елан белән бәйләүләренә борчыла. Хатын иренең еланны ашаганын да төгәл белми.

"Ул шәп кеше иде. Иң яхшы ир-ат иде. Безнең балаларыбыз өчен идеаль әти булды", - дип искә ала хатын. Аллира ирен кәлтә елан белән бәйләп истә калдыруларын да теләми икән.

Вакыйга болайрак булган. Кәлтә еланы ашап, ике көн узганнан соң 34 яшьлек ир-атны Брисбен шәһәре хастаханәсенә китерәләр. Ул "абсолют агония" халәтендә була. Табиблар Дэвидны хастаханәгә яткырырга теләми. Алар гастрит, я исереклектән айнышмаган дип уйлый. Бу турыда мәрхүмнең апасы искә ала.

Хастаханәгә салып бер көн узгач, авыруда сальмонеллез булуы ачыклана. Бу вакытта кешенең эче китә, ашказаны авырта, температурасы күтәрелә. Ләкин Дэвидның хәле тагын да начаррак була. Ул ашказаныннан яшел су косып чыгара, сидеге кара төстә була, эче бик нык күперә, үпкәләре сыеклык белән тула.

Шуннан соң Дэвидның дусларының берсе Аллира янына килә. Ул хатынга иренең кәлтә елан ашаганын әйтә. Хатын бу турыда табибка сөйли. Табиб геккон ашау сальмонеллез китереп чыгарырга мөмкин булуын әйтә. Сальмонелла личинкалары елан, бака, геккон ашказанында булуы да ихтимал.

Кәлтә еланлы кичәдән соң, 10 көн узгач, Дэвид Доуэлл операция өстәлендә вафат була. Әгәр йогышлы авыру чыннан да кәлтә еланнан йоккан булса, бу ир-ат бәхәс өчен бик зур бәя түләгән - ул үз гомерен биргән булып чыга, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100