Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бурятиядә авиаһәлакәт: аэропортка төшеп утырганда 43 пассажир утырган самолетка ут капкан

Бурятиядә авиаһәлакәт: аэропортка төшеп утырганда 43 пассажир утырган самолетка ут капкан

news_top_970_100
Бурятиядә авиаһәлакәт: аэропортка төшеп утырганда 43 пассажир утырган самолетка ут капкан

Бурятиянең Нижнеангарск шәһәр аэропортына "Ангара" авиакомпаниясенең Ан-24 пассажир самолеты аварияле рәвештә төшеп утырган. Бу хакта Бурятия башлыгының матбугат секретаре Алексей Фишев РИА Новостига хәбәр иткән.

Ике очучы да һәлак булган. 19 кеше хастаханәләргә озатылган. Самолетта 43 пассажир, шул исәптән бер бала булуы мәгълүм.


Республика башлыгы каза күрүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәген әйткән. 

Самолет бүген иртән Нижнеангарсктан Улан-Удэга очып китә. Аның бер двигателе туктый, экипаж кире аэропортка кайтырга дигән карар кабул итә. Әлегә билгеле булганча, самолет очып китү-туктау полосасында туктап кала алмый, 100 метр тирәсе баргач чистарту корылмаларына бәрелә һәм яна башлый. 

Җинаять эше кузгатылган.


Социаль челтәрләрдәге фотолар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100