Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бурановские бабушки" солисткасы вафат булган

"Бурановские бабушки" солисткасы вафат булган

news_top_970_100
"Бурановские бабушки" солисткасы вафат булган
Удмуртиянең данлыклы "Бурановские бабушки" төркеме солисткасы 84 яше тулырга бер көн кала вафат булган, дип хәбәр итә "Известия". Бу хакта үзенең Твиттерында Удмуртия башлыгы Александр Берчалов язган.

"Халык яраткан Наталья Пугачева арабыздан китте. Якыннарының кайгысын уртаклашам", - дигән ул. 

Җырчының вафаты сәбәбе билгеле түгел.

Олы яшьтәге апалардан торган "Бурановские бабушки" 2008 елдан бирле удмурт, рус һәм инглиз телендәге җырларны фольклор эшкәртүендә башкара. Коллективка дан 2012 елда "Евровидение" бәйгесендә катнашканнан соң килде. Әбиләр Россия данын яклап, икенче урынны алды. 

Түбәндәге видеоны карагыз. Мәрхүм Наталья Пугачева уртада.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100