Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буа районында биш яшьлек кыз юынтык су чокырында батып үлгән

Буа районында биш яшьлек кыз юынтык су чокырында батып үлгән

news_top_970_100
Буа районында биш яшьлек кыз юынтык су чокырында батып үлгән
Буа районының Ырыңгы (Рунга) авылында биш яшьлек кыз бала һәлак булган. Ул юынтык су чокырына егылып төшкән һәм батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига 28 августта булган. "Рунга авылында юынтык су чокырына бала егылып төшеп китү турында кичке якта хәбәр иттеләр. Кыз баланы әтисе тапкан, бу вакытта сабыйда яшәү билгеләре булмаган инде. Тиз арада урынга табиблар, коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре барды", - дип сөйләделәр ведомствода.

Табиблар баланы реанимацияләп карый, ләкин вакыт узган була. 

Соңрак билгеле булганча, фаҗига буласы кичтә бала урамда уйнап йөри. Бер мизгелдә ул ДСП тактасы кисәгенең өстенә баса. Юынтык су җыела торган чокырны шул такта белән каплап куйган булалар. Шулай итеп бала чокырга төшеп китә һәм батып үлә.


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әти-әниләргә балаларын караучысыз калдырмаска чакырып мөрәҗәгать итте.

"Балалар белән фаҗигаләрнең күпчелеге өлкәннәр карап җиткермәгәннән килеп чыга. Балагыз мөстәкыйль булса, аңа куркынычсызлык кагыйдәләрен кабат-кабат аңлатыгыз. Баланың сәламәтлеге һәм тормышы тулысынча сезгә бәйле булуын истән чыгармагыз", диелә бу хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100