Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бу баладан косасым килә": Вәхши хатын авыру булып туган баласын мәсхәрәләгән

Ике яшьлек баласын ачуланган мизгелне хатын үзе видеога төшереп барган.

news_top_970_100
"Бу баладан косасым килә": Вәхши хатын авыру булып туган баласын мәсхәрәләгән

Мәскәүдә яшәүче бер хатын ике яшьлек баласын мәсхәрәләгән, әшәке сүзләр белән кимсеткән. Туганда ук авыру булган сабыйны битәрләгән мизгелләрне ана кеше үзе смартфон камерасына төшереп торган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

«Бу баладан косасым килә. Кеше түгел бу. Хайван», - дип акыра ачудан котырган хатын. Ул баласына әшәке сүзләр әйтеп сүгенә, балалар йортына тапшыру белән яный, кыйнап ташлыйм дип куркыта. 

Вәхши ананың дуслары әлеге кадрларны социаль челтәрләргә тараткан. Хәзер шушы видеоны тикшерүчеләр өйрәнә. Бу хатын баласын чыннан да кыйнаганмы, дуслары бу хәлне белә торып та, ни сәбәпле полициягә мөрәҗәгать итмәгән — тикшерүчеләр шуны ачыклаячак.

Әлеге хатынның шәхесен билгеләгәннәр инде. Аның ике баласы бар икән. Видеода кечкенә баласы сурәтләнгән. Бу сабый туганда ук авыру булган. Аның кулында җитди травма бар, акыл үсеше ягыннан да артта калган. Мөгаен, анасы баланы шуңа күрә кимсеткәндер, диелгән әлеге хәбәрдә.

НТВ каналына үзе сөйләгәнчә, бу хатын әлеге тәрбия ысулын вәхши дип санамый. «Кешеләр минем белән яшәмәгән килеш, минем өемдә булмаган килеш, гайбәткә ышана. Бер ир-ат роликны күреп алган. Баланы кызганып полициягә шалтыраткан. Ул минем белми дә», - дип сөйли бу хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100