Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бресть крепосте" фильмында уйнаган 24 яшьлек актриса туй сәяхәтендә һәлак булган

"Бресть крепосте" фильмында уйнаган 24 яшьлек актриса туй сәяхәтендә һәлак булган

news_top_970_100
"Бресть крепосте" фильмында уйнаган 24 яшьлек актриса туй сәяхәтендә һәлак булган
"Берсть крепосте" фильмында Анька ролен уйнаган 24 яшьлек Вероника Никонова АКШта фаҗигале төстә һәлак булган. Бу турыда "КП" сайты "Бресть крепосте" фильмының режиссеры Тамара Барботка сылтама белән хәбәр итте. 

Актриса кичә Аляскада үлә. Берничә көн элек ул кияүгә чыга һәм бирегә туй сәяхәтенә килә. Кияү белән кәләш Текланика елгасын чыкканда фаҗига була.

Верониканың әнисе Ольга Никонова сүзләренчә, мәрхүмәне Америкада кремацияләр. Ольга кызын шуңа кадәр күреп калырга тели. Хәзер аңа Америкага бару өчен акча җыялар, диелә бу хәбәрдә. 

Верониканың ире Петр Маркелов фаҗига турында сөйләгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Текланика елгасы аша чыкканда Вероника абынып егылган. Аның рюкзагы юешләнгән һәм шуның аркасында кыз суга төшеп киткән. Ул суда биш минут чамасы булган. Шуннан соң аның тартып чыгарганнар.

Мәрхүмәне ире коткарырга тырышкан. Ул 29 минут дәвамында ясалма сулыш алдырган, башка реанимация чараларын ясап караган. Ләкин, кызганычка, кыз һәлак булган.  

  • Вероника Никонова 1994 елның 19 декабрендә Минск шәһәрендә туа. Театр мәктәбен тәмамлагач, режиссер карьерасын сайлый. Документаль фильмнар төшерә. Соңрак Америкага укырга китә. 

"Бресть крепосте" фильмында төшкәндә Никоновага 13 яшь була. Фашистлар атып үтергән лейтенант Кижеватов кызының роле Верониканың беренче һәм соңгы роле була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100