Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Богатые тоже плачут" сериалында уйнаган актриса яман шештән вафат булган

"Богатые тоже плачут" сериалында уйнаган актриса яман шештән вафат булган

news_top_970_100
"Богатые тоже плачут" сериалында уйнаган актриса яман шештән вафат булган
Россия тамашачысына "Дикая роза", "Богатые тоже плачут" Мексика сериаллары аша таныш булган актриса Эдит Гонсалес 54 яшендә вафат булган Берничә ел элек аңа яман шеш диагнозы куялар. Авыруны беразга туктатып торсалар да, бу көннәрдә Гонсалес вафат булган. Бу турыда CNN каналына сылтама белән "Вести" хәбәр итте.

Эдит Гонсалес 1970 еллар азагында ук кинода төшә башлый. Ул Мексикада танылган актриса була. "Дикая роза" сериалында Леонелла, "Богатые тоже плачут" сериалында Марисабель рольләрен уйный. 
 

Онкология диагнозы куйгач, актриса бу хакта ачыктан-ачык сөйли, чәчләре коелып бетүен дә әйтә. Ул оялып тормый, журнал тышлыклары өчен фотога төшә, социаль челтәрләрдә киңәшләре белән уртаклаша, яман шеш профилактикасына багышланган тапшыруларда катнаша.

Актриса соңгы минутларына кадәр эштә була, реалити-шоуда жюрида катнаша.

Эдит Гонсалесның ире һәм 14 яшьлек кызы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100