Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермьдә янгын вакытында кешеләр өченче каттан сикереп төшкән — видео

Тугыз айлык авыры булган хатын да янгын чыккан бинада калган.

news_top_970_100
Пермьдә янгын вакытында кешеләр өченче каттан сикереп төшкән — видео

Пермьдә бизнес-үзәктә янгын булган. Эчтә калган кешеләрдән өченче каттагы тәрәзәләрдән сикереп чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 14 кеше имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Янгын биш катлы йортның өченче катында була. Кадрлардан күренгәнчә, кешеләр өченче кат тәрәзәсеннән урамга сикерә. Шаһитлар җәймәләр җәеп, аларны аста көтеп тора. 

Фаҗига шаһиты сүзләренчә, яна торган бинадан йөкле хатынны коткарганнар. Аның сулыш алуы кыенлашкан. Бу хатын аска сикерергә дә куркып торган. Бераздан баскыч алып килеп җиткәннәр һәм хатын шуннан урамга чыккан.

14.10 сәгатьтә янгын турында хәбәр килгән. Аны 45 минут эчендә сүндергәннәр. Фаҗига сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр ителә Пермь өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәте.

Соңрак билгеле булганча, янгында шаһитлар коткарган хатынның авыры тугыз айлык булган. Ул хастаханәгә килгәч, баласын тапкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100