Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Битендәге бетчәгә тональ крем сөрткән хатын-кыз параличланган

Битендәге бетчәгә тональ крем сөрткән хатын-кыз параличланган

news_top_970_100
Битендәге бетчәгә тональ крем сөрткән хатын-кыз параличланган
Австралиядә яшәүче 27 яшьлек Джо Джилкристның битенә бетчә чыккан. Шуны яшерим әле дип, ул иптәш кызыннан макияж пумаласы алып торган һәм пумалага тональ крем тамызып, бетчәсенә сөрткән.

Берничә көннән хатын-кызның аркасы авырта башлаган. Хастаханәдә тикшерү узганнан соң, аның организмына бик зыянлы инфекция керүе ачыкланган, ул пумала аша бетчә тишегеннән кергән дип фаразлаганнар. Инфекция кан белән умыртка баганасына барып җиткән һәм гәүдәнең аскы өлешен параличлаган. Бу турыда Mirror басмасы хәбәр итте.

- Бала тапкандагыдан да көчлерәк авырту тойдым, - дип сөйләгән журналистларга бичара хатын. Табиблар инфекциянең бөтен организмга таралуыннан курыккан. Операциядән соң аңа начар хәбәр җиткергәннәр - ул йөри алмаячак, бары инвалид арбасында гына утыра алачак.

Соңыннан ачыкланганча, Джилкристның иптәш кызында стафилококкның иң зыянлы төре булган, ул тәндәге яралар аша пумалага да күчеп калган.

- Дус кызым хәзер минем аркада үзен бик битәрли, әмма минем авырып китүем аның гаебе түгел, иммунитетым начар булган, - дип сөйләгән Джо.

Берничә ай хатын-кыз хастаханәдә яткан. Аннан чыккач, ул инвалид арбасында яшәргә мәҗбүр. Улы Томмины тәрбияләү дә авырлашкан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100