Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Битенә ябышкан, муенын чәйнәгән": Кунакка килгән хатынны хуҗаның эте талап үтергән

"Битенә ябышкан, муенын чәйнәгән": Кунакка килгән хатынны хуҗаның эте талап үтергән

news_top_970_100
"Битенә ябышкан, муенын чәйнәгән": Кунакка килгән хатынны хуҗаның эте талап үтергән
Уфада 7 августта бер хатынны эт талап үтерә. Бу турыда "Башкортстан" телеканалы хәбәр итте. 

"Вести" тапшыруының хокук саклау органнарындагы чыганагы сүзләренчә, эт стаффордшир терьеры токымлы була.

Башкортстан башкаласының Тынычлык урамындагы йорттагы бер фатирда кичке якта кунаклар була. Төнлә алар йокларга ята. Шул чакта 48 яшьлек кунак хатын хуҗа хатын бүлмәсенә килә. Бу вакытта бүлмәдә эт тә була. Ишекне ачып кергән чит кешегә шундук терьер ташлана. Ул хатынны үтерерлек итеп талый, битенә ябыша. Терьер 48 яшьлек хатынның муенын да чәйни. Имгәнгән хатын урында ук һәлак була.

Тикшерү комитеты бу вакыйгадан соң тикшерү эшләре башлаган.

"Хәзерге вакытта фаҗига урынын тикшердек. Судмедэкспертиза билгеләнде, шаһитларны сораштыралар, тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк", - дип сөйләгәннәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Фаҗига урынына журналистлар барган, алар күрше-күлән белән аралашкан. Күршеләр эт хуҗалары турында яхшы фикер әйтми. Алар бу фатирда еш кына салып утыруларын, тавыш чыгуы, полициягә дә зарланып торганнарын сөйлиләр.

"Тавыш, талаш, сугыш... Шулай буласы билгеле иде инде. Бу кешеләргә хәрби эт ышанып тапшырырга ярыймы соң?!" - ди күршеләр.


Фаҗига булган көнне хуҗа хатын һәм аның ике дус хатыны - өчәүләшеп аракы эчеп утыра. Эт алар белән бер бүлмәдә була, шунда уйнап йөри. "Башинформ" агентлыгы әлеге фаҗига турында шулай хәбәр итте.

"Төн җиткәч кенә, хатыннар йокларга таралыша. Терьер хуҗасын сакларга йокы бүлмәсенә кереп утыра. Бераздан шушы бүлмәгә кунак хатын килеп керә. Мөгаен ул берәр сорау бирергә, я берәр әйбер алырга теләгәндер. Эт исә мизгел эчендә чит хатынга ташлана. Ул кунакның битенә ябыша. Имгәнгән хатын күп кан югалта һәм урында ук җан бирә. Ашыгыч ярдәм табиблары килгәндә ул үлгән була", диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100