Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш яшьлек сабый ризыксыз һәм сусыз берничә көн фатирда ялгызы гына яшәгән - видео

Биш яшьлек сабый ризыксыз һәм сусыз берничә көн фатирда ялгызы гына яшәгән - видео

news_top_970_100
Биш яшьлек сабый ризыксыз һәм сусыз берничә көн фатирда ялгызы гына яшәгән - видео

Мәскәүдәге бер фатирда ачлыктан ябыгып беткән биш яшьлек кыз бала табылган. Баласын берничә көнгә берүзен генә фатирда калдырып киткән хатынны тоткарлаганнар. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы Россия Тикшерү комитеты вәкиле Юлия Ивановага сылтама белән хәбәр итте. 

«Ленинград шоссесындагы торак йортта урнашкан фатирда биш яшьлек кыз бала табылды. Анда социаль күнекмәләр тәрбияләнмәгән. Кыз кешеләр белән аралаша белми. Балада ябыгу — анорексия билгеләре бар. Сабыйның муенындагы тән тиресенә муенса ябышкан. Күршеләре сүзләре буенча, баланың анасы берничә көн өйдә булмаган», — дип сөйләгән Иванова. 

«Баланы шәһәр хастаханәләренең берсенә реанимациягә урнаштырдылар», — дип аңлатканнар Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсендә.

Тоткарланган анага карата җинаять эше ачылган. Аны «үтерергә маташу» маддәсе буенча гаеплиләр. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр бу хатыннан сорау ала. 

Әнисе фатирда үзен генә ташлап киткән баланы полиция хезмәткәрләре коткарган. Алар бирегә бала елаган тавышны ишетеп килгән. Ишекне ватып, эчкә узганнар. Фатир эчендә чүп-чар, көнкүреш калдыклары тулган булган.  Россия Тикшерү комитеты бала яшәгән фатирдан фотоларны күрсәтте. 

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, кыз бала берничә көн ризыксыз һәм сусыз яшәгән. Аның колагы үлекләгән, отит булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100