Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш яшьлек кыз сәер үлем белән үлгән

Биш яшьлек кыз сәер үлем белән үлгән

news_top_970_100
Биш яшьлек кыз сәер үлем белән үлгән
Мәскәү өлкәсендәге Дмитров шәһәрендә 5 яшьлек кыз бала сәер үлем белән үлгән. Әле җомга көнне генә сау-сәламәт килеш уйнап йөргән сабый шимбә көнне кинәт кенә коса башлаган һәм вафат булган. Бу турыда "Московский комсомолец" сайты хәбәр итте.

Судмедэксперт бу бала коронавирус - сулыш алу системасына зыян китерә торган вирустан үлгән булуы ихтимал дип нәтиҗә ясаган. Микроб ашказаны-эчәклек трактына патологик йогынты ясый икән. Әлеге фаҗига турында белеп алгач, сабыйлары бу кыз йөри торган балалар бакчасына йөрүче әти-әниләр куркуга калган. Кайсыбер әти-әниләр балаларын бакчага китерми, ә бакчаны карантинга ябарга да ашыкмыйлар. 

Биредә дезинфекция ясаганнар. Мәрхүмә кыз йөри торган төркемдәге балалардан анализ алганнар. Аларда стафилококк юкмы икәнен тикшерәләр. 

Әти-әнисе баланы җирли алсын өчен, судмедэкспертиза нәтиҗәсен тиз арада ясаганнар. Үлемнең төгәл сәбәбе 30 көннән генә билгеле булачак. Шул чакта гына лаборатория тикшеренүләренең нәтиҗәсе ачыклана.

Әлегә табиблар баланың нидән үлгәнен төгәл әйтә алмый.

Җомга көнне сабыйның борыныннан гына бераз ага, ул сәламәт була, хәлсезлек тә сизелми. Кичке якта аның эче авырта башлый, әнисе авыртуны баса торган дару бирә. Бераздан кыз коса башлый һәм ашыгыч ярдәм чакыралар. Ләкин табиблар килеп җиткәнче, кыз үлә.

Мәрхүмә баланың әнисе икенче бала көтә. Әтисе дә, әнисе дә кызларының берәр нигә зарланганы бармы икәнен искә төшерергә тырыша. Алар сабый туганда ук авыру булмады микәнен ачыкларга тели.

Табиблар фикеренчә, симптомнары охшаш булса да, коронавирус диагнозы расланмаска тиеш. Чөнки әлеге гаилә соңгы вакытта чит илгә чыкмаган, бала әлеге вирусны тарата торган кыргый хайваннар белән очрашмаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100