Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш кеше утырган иномарка 160 км/сәг тизлектә килеп полиция пунктына, ике машинага бәрелгән

Биш кеше утырган иномарка 160 км/сәг тизлектә килеп полиция пунктына, ике машинага бәрелгән

news_top_970_100
Биш кеше утырган иномарка 160 км/сәг тизлектә килеп полиция пунктына, ике машинага бәрелгән

25 мартта иртәнге якта Брянск шәһәренең Красноармейский урамында Hyundai Solaris машинасы зур тизлектә килеп кроссоверга бәрелгән. Шуннан соң ул стационар полиция пунктына килеп кергән, аннары тагын бер җиңел автомобильне бәрдергән. Фаҗига урыныннан кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Шаһитлар сүзләренчә, машина 160 км/сәг чамасы тизлектә «очып килгән». Авариядән соң автомобильнең спидометры шундый саннарда туктап калган. Иномарка үзе тимер өеменә әверелгән. Hyundai Solaris салонында биш кеше булган.

Рәсми мәгълүматлар буенча, авариядә дүрт кеше һәлак булган. Hyundai Solaris салонындагы өч пассажир һәм машина йөртүче үзе урында ук җан биргән. Тагын өч кеше җитди имгәнгән, аларны хастаханәгә озатканнар.

Фаҗига булган урамны берничә сәгатькә ябып торганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100