Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш кеше үлгән коточкыч авария корбаннары арасында Stand Up комиклары да булган - видео

Биш кеше үлгән коточкыч авария корбаннары арасында Stand Up комиклары да булган - видео

news_top_970_100
Биш кеше үлгән коточкыч авария корбаннары арасында Stand Up комиклары да булган - видео
3 майда Кубань өлкәсенең Белореченский районында юл һәлакәте булган. Авариядә биш кеше үлгән. Алар арасында Stand Up бөтенроссия комедия проектында катнашучы Денис Маловичко һәм Елена Зуева да булган. Алар Майкоп клубы әгъзалары иде. Артистлар Краснодар шәһәренә концертка барганда фаҗига килеп чыга. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Ике Hyundai автомобиле бәрелешеп, биш кеше гомерен өзгән авариядә катнашкан Hyundai Accent машинасын йөртүчегә карата җинаять эше ачылган. Аны 7 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

"Hyundai Verna машинасын йөртүче, андагы өч пассажир, Hyundai Accent машинасындагы пассажир урында ук җан биргән. Hyundai Accent йөртүчесе, аның тагын бер пассажиры имгәнгән", диелгән бу хәбәрдә.

Һәлак булган кешеләрнең исемлеге: Валентина Саитова, 1959 елгы, Юрий Коблев, 1986 елгы, Елена Зуева, 1994 елгы,  Марина Колесникова, 1982 елгы, Денис Маловичко, 1983 елгы.

Денис Маловичко "Зашибитлз" дуэты составында ТНТ каналындагы "Сomedy Баттл" һәм "Не спать" телепроектларында, "Битва регионов" һәм "Первая лига Стэндапа России" чараларында да катнашты. Мәрхүмнең хатыны һәм балалары ятим калды, диелгән бу хәбәрдә.

Фаҗига урыныннан ясалган кадрларда автомобильләрнең янып ятуы күренә. Автомобильләр бәрелешүгә үк, аларга ут капкан.
 

РЕН ТВ каналы Денис Маловиченконың соңгы интервьюсын да күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100