Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш катлы йортның газ торбасы аша күрше фатирга керергә теләгән хатынның егылып төшкәнен видеога яздырып алганнар

Бәхетсезлек очрагы Башкортстанның Туймазы районында килеп чыккан.

news_top_970_100
Биш катлы йортның газ торбасы аша күрше фатирга керергә теләгән хатынның егылып төшкәнен видеога яздырып алганнар

Туймазыда бер ханым биш катлы йортның тышкы ягыннан, газ торбасы аша икенче каттагы күрше фатирга кермәкче булган. Ләкин хатын, тотынып кала алмыйча егылып төшкән, дип яза "Башинформ". 

Бәхетсезлек очрагы видеосын шаһитләр социаль челтәргә урнаштырды.

Гадәттән тыш хәл Комаров урамындагы биш катлы йортта килеп чыккан. Видеода күренгәнчә, ханым әкрен генә торба буйлап бара, ләкин таеп китә һәм егыла, бина янкормасының түбәсенә бәрелә.

Шаһитлар белдергәнчә, алар егылган ханымга ашыгыч ярдәм чакырганнар. Хатынның исән икәне билгеле, ләкин аның хәле турында төгәл мәгълүматлар юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100