Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш айлык бала кинәт үлгән: сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый

Табиблар нарасыйның тормышын саклап калу өчен көрәшкән. Тик, кызганычка, бала җан биргән.

news_top_970_100
Биш айлык бала кинәт үлгән: сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый
Башкортстанның Краснокамский районындагы Николо-Березовка авылында 10 августта сабый бала үлгән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Шәхси йортта яшәүче гаиләдә биш айлык баланың хәле киткән. Хастаханәгә китергәндә бала аңсыз булган инде.

Табиблар нәни пациентның тормышы өчен көрәшсәләр дә, кызганычка, бала җан биргән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта бала үлеме буенча судмедэскпертиза билгеләнгән. "Яңа туган бала үлеме буенча тикшерү эшләре бара", дип әйткәннәр Башкортстан буенча Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100