Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Билгесез җанвар берничә йортта дистәләгән тавыкны ботарлап ташлаган

Тавыкларны буып ташлаган, муенын чәйнәп өзгән җанвар хуҗаларны куркуга салган.

news_top_970_100
Билгесез җанвар берничә йортта дистәләгән тавыкны ботарлап ташлаган

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә билгесез ерткыч ике дистә чамасы тавыкны ботарлап ташлаган. 30 октябрьгә каршы төндә бу җәнлек Чапаев урамындагы өч йорттагы тавыкларны харап иткән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы «Октябрьский нефтяник» газетасына сылтама белән хәбәр итте.

Җәнлек пластик сетканы пычак белән кискән кебек кенә ерткан. Шул тишектән ул тавыклар янына кергән. Бер ишегалдында тугыз тавыкны ботарлаган.

Икенче ишегалдындагы ерткыч җирне казыган. Ул астан тишек ясап, тавыклар янына кергән. Алты тавыкны буып ташлаган, тагын өчесенең муенын чәйнәп өзгән.

Билгесез җанвар өченче йорттагы берничә тавыкны да ботарлап ташлаган.

Урынга килгән коткаручылар кош үләксәләрен экспертизага озатырга киңәш иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100