Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бик куркам, мондый авырту тойганым юк иде": Айгөл Фазыйлованың үпкәләренә сыеклык җыелган

"Бик куркам, мондый авырту тойганым юк иде": Айгөл Фазыйлованың үпкәләренә сыеклык җыелган

news_top_970_100
"Бик куркам, мондый авырту тойганым юк иде": Айгөл Фазыйлованың үпкәләренә сыеклык җыелган
Яман шештән интегүче Айгөл Фазыйлованың хәле начарланган, ул үзе өчен дога кылырга сорый. Бу турыда Айгөл инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

Айгөл хастаханәдә төшкән фотоларын куйган. Аның тәненнән көпшәләр чыгып торганы күренә. Айгөлнең үпкәсеннән сыеклык һәм һава агып тора.

"Шундый фотолар куйганыма гафу итегез инде. Бүген көч җыеп, сезгә язарга булдым. Миңа сезнең ярдәм кирәк. Зинһар өчен минем хакка дога кылыгыз", - дип ялвара Айгөл.

"Минем хәлем начарланды. 5 сентябрьдә химия терапиясенә яттым. Икенче көнне КТ һәм рентген ясадылар. Минем үпкәләремдә һава булуы ачыкланды. Мине тиз генә башка бүлеккә күчерделәр. Үпкәләрдән сыеклыкны һәм һава суырта башладылар. Белсәгез иде, бу шундый авырттыра. Бу көпшәне ничек иттереп кабырга арасына тыгып куйганнарын белсәгез иде. Аңалата алмыйм хәтта. Мин тынычлана алмадым, көн буе, төн буе еладым. Шуннан соң авыртуны баса торган дару бирделәр. Мин хәзер дә шушы көпшә белән утырам, аннан сыеклык һәм һава чыга. Кадерлеләрем, Аллаһтан сорагыз инде минем өчен, зинһар сорагыз. Мин куркам. Икенче яктан да шундый көпшә куярга җыеналар. Әлегә көтәбез", - дип яза Айгөл.

Ул бик куркып калган икән. "Моңарчы болай курыкканым юк иде әле. Инде никадәр әйбер уздым, тик бу кадәр куркыныч булмаган иде. Әлеге процедурадан соң бик куркып калдым. Минем өчен сорыйк, дога кылыйк, авыртуларым җиңеләйсен иде, зинһар", - ди Айгөл.

Инстачылар бератавыштан Айгөлне юата, аңа сәламәтлек тели.

  • Рөстәм Миңнеханов алты яшьлек Әмиргә һәм аның яман шеш белән авыручы әнисенә ярдәм итәргә кушты, дип хәбәр иткән идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100