Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бик күңелле һәм матур малай иде": Мордовиядә 15 яшьлек үсмерне мылтыктан атып үтергәннәр

"Бик күңелле һәм матур малай иде": Мордовиядә 15 яшьлек үсмерне мылтыктан атып үтергәннәр

news_top_970_100
"Бик күңелле һәм матур малай иде": Мордовиядә 15 яшьлек үсмерне мылтыктан атып үтергәннәр
14 апрельгә каршы төндә Мордовия республикасында бер ир-ат 15 яшьлек яшүсмерне атып үтергән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Марьяновка авылы янында якшәмбегә каршы төндә Сережа исемле малай һәм аның Екатерина исемле дус кызы бергәләп яңа мотоциклда йөриләр. Туктап торган бер мизгелдә кыз шартлау тавышы ишетүен, шуннан соң дустының егылуын сөйли. Ул ашыгыч ярдәм чакыра. Урынга килеп җиткән табиблар малайга ярдәм итә алмый.

15 яшьлек Сережаны кичә Олы Березняки авылы халкы барысы да җыелышып җирләгән. Башта мәктәп янында хушлашу мәрасиме булган, аннары зиратка барганнар.

Мәрхүмнең туганы Анастасия сүзләренчә, Сережа әнисенең бердәнбер улы булган. "Укуында өчлеләре дә юк иде. Бик күңелле һәм матур малай иде", - дип сөйләгән ул.

Сережа үзе, әбисе һәм әнисе мотоцикл алу өчен акчаны бик озак җыйганнар. Малай хыялын узган җомгада тормышка ашырган һәм якшәмбе һәлак булган.

Фаҗига вакытында Сережа белән бергә булган Екатерина исемле кыз соңгы мизгелләрне исенә төшерә. "Без Марьяновка авылы артында трассада туктап тора идек. Трассадан машина узып бара иде, ул да туктады. Мин шартлау ишеттем. Сережа ауды. Борылып карадым - машина тора иде әле. Мин кычкыра башладым. Машина китеп барды. Мин башта Сережаның атудан егылганын да аңламадым. Полиция килгәч кенә, аны атып үтерүләрен әйттеләр. Пуля корсагыннан астарак урынга тигән", - дип сөйли Екатерина.

Малайның үлеме турында әнисенә сөйләгәннәр. Ул шашып елаган, үз-үзенә кул салмакчы булган. "Аны кроватька бәйләп куярга да уйлаган идек", - дип сөйләгән Анастасия.

Бер тәүлектән соң, 15 апрельгә каршы төндә, Саранскида яшәүче 47 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. "Сорау алганда ир-ат сөйләгәнчә, ул ау вакытында ялгыш аткан. Хәзер тикшерү эшләре бара. Җинаять коралы алынды, экспертизалар билгеләнде", диелгән Тикшерү комитеты пресс-релизында.

Мордовия матбугат чараларында җинаятьтә шикләнелүче ир-атның табиб булуы турында да язалар. Аучы ир-ат малайны кырый җәнлек дип белеп, атып җибәргән дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100