Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Биек йортларның подвалларына су тулган, кешеләр билдән су эчендә": Комсомольск-на-Амуре шәһәрен су баскан

"Биек йортларның подвалларына су тулган, кешеләр билдән су эчендә": Комсомольск-на-Амуре шәһәрен су баскан

news_top_970_100
"Биек йортларның подвалларына су тулган, кешеләр билдән су эчендә": Комсомольск-на-Амуре шәһәрен су баскан
Амур елгасы ярларыннан ташып чыккан. Комсомольск-на-Амуре шәһәрен гидрология күзәтүләре тарихында моңарчы күрелмәгән масштабта су баса. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте. 

Комсомольск шәһәре урамнарында җәяүлеләр билдән суда йөри, машиналар сүнеп калган. Җәмәгать транспорты маршрут буйлап бара алмый, автобус салонына су тулган. Бар да йөзә, диелә хәбәрдә.

Кешеләр Комсомольск на Амуре түгел, "под Амуром" дип шаярта.

Шәһәр критик хәлдә. Берничә районда электр уты беткән, күпкатлы йортларның подвалларына су тулган, юлларда су агып китә торган коелар җитешә алмый. Амур елгасында су биеклеге куркыныч тамгадан 142 сантиметрга арткан. Хәзер ул 8 метрга якынлаша. 
 


Хәзерге вакытта коткаручылар тайфун белән очрашуга әзерләнә. Шәһәрдә күчмә насос станцияләре, водолазлар эшли.



Амур елгасында су биеклеге көненә 10 сантиметрга арта, дип хәбәр итә НТВ каналы. 
 
Амур һәм Уссури елгалары ярларыннан ташып, яңадан яңа территорияләрне баса. Автомобиль юллары кешеләрнең күз алдында су астына китә. Бу турыда Бишенче канал хәбәр итте. 

"Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә 100 дән артык торак йорт су астында, күп катлы 168 йортның подвалларына су тулган, су басуның иң көчлесе 8 сентябрьдә булыр дип көтелә", - дип сөйләгәннәр "Интерфакс" агентлыгына шәһәр администрациясендә.




Хабаровск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “ВКонтакте” челтәрендәге фото һәм видеолар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100