Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әби, "җенгә әверелгән" дип уйлап, биш һәм өч яшьлек оныкларын үтереп ташлаган

41 яшьлек әби һәм аның бергә яши торган 48 яшьлек ире исерек булган.

news_top_970_100
Әби, "җенгә әверелгән" дип уйлап, биш һәм өч яшьлек оныкларын үтереп ташлаган

Белгород өлкәсендә яшәүче хатынны оныкларын үтергән өчен 16 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда төбәк прокуратурасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Балаларны ел башында Белгород шәһәреннән аналары китереп калдырган булган. Өлкә прокуратурасы мәгълүматы буенча, бу ана улы һәм кызын әбисенең анасына китергән, ләкин әби балаларны үзенә алып киткән булган.

Биш яшьлек малай һәм өч яшьлек кыз бала мәетен Валуйки шәһәрендә 11 гыйнварга каршы төндә тапканнар. 41 яшьлек әбине һәм аның бергә яши торган 48 яшьлек үтерүдә шикләнеп кулга алганнар.

Әби бергә яши торган ире белән исерек булган. Аларда галлюцинация башланган. Шуннан соң ул ике сабый оныгын үтергән. Балаларда җеннәр күргән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бу җинаять өчен гомерлеккә иректән мәхрүм ителү яный. Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, хатын балаларда җеннәр күреп саташа. Ир-ат биш яшьлек малайны буып үтерә, әби исә өч яшьлек кызны кыйный. Бала имгәнә һәм хастаханәдә үлә.

Суд карары буенча, бу хатынны 16 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Шулай ук ул кыз баланың атасына мораль зыян өчен ике миллион сум түләргә тиеш була.

48 яшьлек үтерүче ир-ат былтыр декабрьдә генә психик яктан акылсыз дип табылган булган. Аны мәҗбүри дәвалауга озаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100