Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Берсе янына килдем, зәңгәрләнә башлады, пульсы бар иде". М5 трассасында авариядә 26 яшьлек игезәк туганнар һәлак булган

23 һәм 24 яшьлек ике кыз авыр хәлдә хастаханәдә ята.

news_top_970_100
"Берсе янына килдем, зәңгәрләнә башлады, пульсы бар иде". М5 трассасында авариядә 26 яшьлек игезәк туганнар һәлак булган

14 февральдә Чиләбе өлкәсендә М5 трассасында «Лада» автомобиле йөк машиналарына бәрелгән. Авариядә ике егет — игезәк туганнар үлгән. Бу турыда Чиләбе өлкәсе сайты хәбәр итте.

Башлангыч версия буенча, «Лада Калина» машинасы каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасына бәрелгән. Шуннан соң җиңел машина очып китеп, яннан барган икенче йөк машинасына бәрелгән.

«Лада» салонында дүрт кеше булган. 26 яшьлек ике ир-ат үлгән. 23 һәм 24 яшьлек ике кыз авыр хәлдә хастаханәдә ята. Йөк машиналарын йөртүчеләр имгәнмәгән. Бу турыда Чиләбе өлкәсе буенча ЮХИДИ хәбәр иткән.

Урынга килеп җиткән ашыгыч ярдәм табиблары имгәнүчеләрнең барысын да алып киткән. Ике кешене коткара алмаганнар. «Лада» йөртүчесе хастаханәгә барышлый җан биргән, пассажир ир-ат исә реанимациядә үлгән. Соңрак бу кешеләрнең игезәк туганнар булуы ачыкланган.

Һәлакәт аркасында барлыкка килгән бөкегә эләккән  автомобильчеләр имгәнүчеләргә ярдәм итәргә тырышкан.

«Мин берсе янына килдем. Ул авыр сулыш ала иде, зәңгәрләнә башлады, пульсы бар иде. Эченә кан сауганын аңлап алдым, берни дә эшли алмадым. Кан эчендә яткан егет янына бардым — сулыш алмый, пульсы да юк. Реанимация ясап карадым. Кешеләр ярдәм иттеләр. Сулыш алуын кайтардык, йөрәге тибә башлады. Мин аның янында утырдым. Тончыкмасын өчен тырыштым. Имгәнгән кызга урыннан кузгалмаска куштык. Ул торырга маташты, кычкырды. Тезләрем туңа башлагач, мин егет янына яттым, корсагына ятмасын, сулыш алсын өчен тырыштым. Ир-атлар машина йөртүчегә ярдәм итте. Мин аның сулыш алуын күзәттем», — дип сөйләгән «Фейсбук»тагы битендә «Искорка» хәйрия фонды вәкиле Вера Касаткина.

Чиләбе өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, авариядә исән калган кызлар хастаханәдә ята. Аларның хәле катлаулы.

Фаҗига урыныннан видео «Инцидент Миасс» төркемендә чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100