Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер йортта алты мәет: әби, бабай һәм кунарга килгән дүрт бала ис тиеп үлгән

Бер йортта алты мәет: әби, бабай һәм кунарга килгән дүрт бала ис тиеп үлгән

news_top_970_100
Бер йортта алты мәет: әби, бабай һәм кунарга килгән дүрт бала  ис тиеп үлгән

Кемерово өлкәсендәге Киселевск шәһәрендә алты кеше, шул исәптән дүрт бала ис тиеп агуланып үлгән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Киселевск шәһәрендә бердәм диспетчерлык хезмәте вәкиле Ольга Арнаутовага сылтама белән хәбәр итте.

«Иртәнге 8.45 сәгатьтә ашыгыч ярдәмгә хәбәр килде. Мич белән ягыла торган шәхси йортта фаҗига булды. Биредә янгын булмаган. Кешеләр ис тиеп үлгән булуы ихтимал», — дип аңлаткан Арнаутова.

«5 апрельдә 9.30 сәгатьтә Киселевск шәһәрендә алты кеше мәете табылу турында хәбәр килде. Башлангыч версия буенча, әти белән әни кеше дүрт баласын әбисе белән бабасы янына кунарга илтә. Алар үз өйләрендә мич морҗасын чистартырга җыена. Шуңа күрә балаларны әбиләренә илтеп куялар. Иртән балаларын алырга килгәч, өйдә алты кеше мәетен табалар», диелгән Кемерово буенча Тикшерү комитеты сайтында.

Фаҗигадә үлгән балаларга өч яшьтән 13 яшькә кадәр,  әби белән бабайга 81 яшь булган, дип хәбәр итә «Вести» каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100