Бер ресторанның берьюлы биш хезмәткәре үлгән

13 Апреля 2018

Фото: bashinform.ru
Уфа ресторанында эшләүче бер кеше ресторан ишегалдындагы коега су сүндерү өчен төшкән һәм аңын югалткан.

Хезмәттәшләре бу кешене коткарырга килгән. Алар да коега төшкән һәм барысы да шунда аңын югалтып егылган, дип хәбәр итә "Башинформ".

Бу коеда агулы газ җыелган булу ихтимал, дип фаразлыйлар.

Коткаручылар зыян күрүчеләрне җир өстенә алып чыккан, тик коткара алмаганнар. Тикшерү комитеты фаҗига сәбәпләрен ачыклый.

Фикерләр








Хәвеф-хәтәр

Арча районында югалган кыз табылды: “Өендәге печәнлегеннән төште дигән хәбәр килде”

Арча районында кичке 10 нар тирәсендә, беркемгә дә әйтмичә өйдән чыгып киткән кыз баланы бүген, 18 июльдә, 9.20 минутта исән-сау килеш таптылар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе бу хакта Арча районындагы авыл җирлеге башлыгы белән сөйләште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла