Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Бер кыз шунда ук үлде”: Палаткалы лагерьдә янгын ничек башланган?

“Бер кыз шунда ук үлде”: Палаткалы лагерьдә янгын ничек башланган?

news_top_970_100
“Бер кыз шунда ук үлде”: Палаткалы лагерьдә янгын ничек башланган?
Хабаровск өлкәсендәге “Холодоми” балалар лагерендә янгын ничек килеп чыкканын фаҗига төнендә лагерьдә булган бер кыз бала сөйләгән. Аның сүзләернчә, иртәнге өченче яртыда палаткага вожатый килеп крегән. Ул “Янабыз” дип кычкырган. Бу кыз башкаларның ярдәм сорап кычкырганын ишетмәгән. РЕН ТВ каналы бу бала белән аралашкан.

“Төтен исе килмәде. Яңгыра яуган кебек тавыш чыга иде. Мин берни дә уйламадым, нидер яна дип башыма килмәде. Мин идәнгә егылып төштем, шортылардан гына килеш урамга йөгердем. Үзем йөгерәм, үзем ни булганын карыйм. Безнең отрядта мин беренче уянганмын. Вожатыйлар акырышты. Мин янып беткән палатканы күреп алдым. Күршедәге палатка да яна башлады”, - дип сөйләгән ул каналга. 
 


Шуннан соң бу кыз башкаларны уятырга йөгергән. Барысын да урамга алып чыкканнар, спорт стадионына җыйганнар һәм саный башлаганнар. 
 
“Без анда ун минутлап тордык, бәлки күбрәктер дә. Вожатыйлар бик тиз җыелды. Шунда җәймәләр китерделәр. Янгын сүндерүчеләр 20 минуттан килеп җитте. Без стадионга җыелгач кына, сирена эшли башлады. Балаларның кайберләре плавкидан гына иде, аларга футболкалар, җәймәләр, чәй бирделәр, вожатыйлар безне тынычландырырга тырышты. Янгын сүндерүчеләр утны 40-50 минут сүндергәндер. Чөнки төрле духилар, дезодарантлар янды.
 Кычкыручылар ишетелмәде. Соңрак кына бер кызның кычкырганын ишеттек. Без шунда утырдык. Сәгать 2:25–2:50 тирәсе иде. Янгын сүндерүчеләр 3:05 килде. Ә 10 минуттан килеп җиттек дип әйттеләр. Тагын бер сәгать сүндерделәр. Минем бөтен әйберләрем, документларым янып бетте”, - дип сөйләгән кыз. 
 
Бу бала сүзләренчә, палаткаларда җылылык пушкалары булган. Балаларның берсе шушы пушкага сөлге куйган һәм ул яна башлаган. 
 
“Инструктаж уздырдылар, барыбыз да имза куйдык. Шуның аркасында барысы да янып бетте: минемчә, газ исеннән тончыкканнардыр. Кычкыручылар булмады. Бер малай кызларны коткарырга ташланды. Бер кыз шунда ук үлде”, - ди палаткалы лагерьдә янгынны күреп торган кыз. 
 
Фаҗига 23 июльгә каршы төндә булды. 26 палатканың егермесе янып бетте. 13 кеше, шул исәптән 8 бала имгәнде, балаларның дүртесе үлде. Россия Тикшерү комитеты җинаять эше ачты. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100