Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер кыз, интернеттан тапкан рецепт буенча попкорн әзерләп, фаҗигага юлыккан

Бер кыз, интернеттан тапкан рецепт буенча попкорн әзерләп, фаҗигага юлыккан

news_top_970_100
Бер кыз, интернеттан тапкан рецепт буенча попкорн әзерләп, фаҗигага юлыккан
Кытайда яшәүче Жеже исемле кыз, интернеттан попкорн ясарга өйрәнеп, һәлак булган.

Попкорн ясарга Кытайдагы популяр блогер, 15 миллион подписчиклы Мис Йе өйрәткән булган, дип яза Би-Би-Си.

14 яшьлек Жеже 12 яшьлек дус кызы Сяою белән, Мис Йе өйәткәнчә, алюминий банкада попкорн әзерләргә булалар. Әмма блогер өйрәткән технологияне җиренә җиткереп бетермиләр.

Мис Йе бер алюминий банкага попкорн орлыклары салган һәм спирт горелкасында банканы җылыткан. Ә кызлар ике банка алганнар һәм спиртны банкалар эченә салып җылытканнар. Балалар банкага спирт салганнар да, шырпы белән ут төрткәннәр. Контейнер шундук шартлаган.

Кызлар нык пешкән. Жеженың тәненең 96 проценты пешкән һәм ул хастаханәдә җан биргән. Сяою тәненең 13 проценты пешкән, аңа пластик операция кирәк булачак.

Блогер кыз үлгән бала гаиләсенә компенсация түләргә ризалашкан. Әлегә аның күләме билгесез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100