Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатынны урам уртасында вәхшиләрчә үтергән мизгел видеога эләккән

Бер хатынны урам уртасында вәхшиләрчә үтергән мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
Бер хатынны урам уртасында вәхшиләрчә үтергән мизгел видеога эләккән

2 апрель кичендә Мәскәүнең Кутузов проспектында коточкыч җинаять кылына. Билгесез ир-ат 57 яшьлек хатынны урам уртасында берничә тапкыр пычак белән кадап үтерә. Пенсионер хатын урында ук һәлак була. Үтерүче качып өлгерә. Җинаять мизгелен күзәтү камералары төшереп ала. Үтерүченең сурәте дә видеога эләгә. Бу турыда "МК" сайты хәбәр итте.

Хокук саклаучылар җинаятьчене эзли. Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, бик күп тапкыр пычак кадалган 57 яшьлек хатын-кыз мәете табылганнан соң, җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр үтерүченең шәхесен ачыклый.

Россия Тикшерү комитетының Твиттердагы аккаунтында шушы җинаять видеосы чыкты. Видеодан күренгәнчә, җинаятьче корбанына берничә тапкыр пычак белән суга, шуннан соң качып китеп бара. 


Матбугат чаралары мәрхүмә хатынның исемен Карина В. дип язды. Ул Крылатское һәм Фили-Давыдково районнары идарәсендә эшләгән булган. Соңгы вакытта бу хатын активист булып, гаделсезлек белән көрәшкән.

Җинаятьче һөҗүмгә алдан әзерләнгән дип фаразлана. Ул башына капюшон кигән, йөзен медицина маскасы астына яшергән. Бу кеше корбаның йөрәгенә һәм аркасына күп тапкыр пычак кадаган.

Имгәнгән хатынны коткара алмаганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100