Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар бер хатынның күзеннән тере бал кортлары алган

Табиблар бер хатынның күзеннән тере бал кортлары алган

news_top_970_100
Табиблар бер хатынның күзеннән тере бал кортлары алган
Тайвань утравында яшәүче бер хатынның күзеннән дүрт тере бал корты алганнар. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән "Лента.ру" сайты хәбәр итте.

"Без зиратта туганыбызның каберен чистарттык. Мин чүгәләп, чүп үләннәрен утадым. Шула чакта битемә җил исеп куйды, күземә нидер керде. Әллә ком, әллә пычрак инде", - дип искә алган бу хатын.

Өйгә кайткач ул күзен су белән чистартып җибәргән. "Кичкә таба күзем кычыта башлады, туктаусыз яшь акты", - дигән ул.

Шуннан соң бу хатын хастаханәгә бара. Табиблар аның күзен тикшерәләр һәм күз алмасында дүрт бал корты булуын күреп алалар. Табиблар бу кортларны сак кына чыгаралар һәм тикшерәләр.

Бөҗәкләр хатынның күзендә дүрт сәгать дәвамында яшәгәннәр һәм исән калганнар. Алар хатынның күз яшьләре белән тукланган. Бал кортлары күздә ялкынсыну һәм тире инфекциясе китереп чыгарган.

Табиблар ачыклаганча, әлеге бөҗәкләр галиктидлар семьялыгыннан булып чыккан. Бала кортларының бу төрен кеше тәненнән килгән тир исе җәлеп итә икән. Алар кешенең чәч арасына, кием астына кереп оялыйлар һәм аллергия китереп чыгаралар, диелгән бу хәбәрдә.

Клиникада эшләүче офтальмолог сүзләренчә, әлеге очрак дөньяда уникаль булып исәпләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100