Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатынны бәйрәм көнне көчләгәннәр, кыйнаганнар һәм ут төртеп яндырганнар

Бер хатынны бәйрәм көнне көчләгәннәр, кыйнаганнар һәм ут төртеп яндырганнар

news_top_970_100
Бер хатынны бәйрәм көнне көчләгәннәр, кыйнаганнар һәм ут төртеп яндырганнар
Чиләбе шәһәрендә 8 мартта бер хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр. Мәрхүмәнең мәетен 9 мартта иртәнге якта табып алганнар. Хатынны көчләгәннәр, кыйнап үтергәннәр һәм мәеткә ут төртеп яндырганнар. Бу турыда "МК" сайты хәбәр итте.

Иртәнге якта эте белән йөрергә чыккан ир-ат Бажов урамындагы чүп мичкәләре янында куркыныч табылдык күреп ала. 74.ru порталы хәбәр иткәнчә, хатынны башта көчләгәннәр, аннан үтергәннәр һәм мәеткә ут төрткәннәр. Моны җинаять эзләрен яшерү өчен эшләгән булулары ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Росгвардия идарәсе хәбәр иткәнчә, мәетне тапкан ир-ат патруль экипажын чакырган. Росгвардиячеләр исә оператив төркемгә хәбәр иткән.

Хатынның чәчләре янып беткән, бите бик нык пешкән. Бу турыда шаһитлар сөйләгән. Мәетнең билдән түбәнге өлешендә өс киемнәре булмаган. Полиция мәгълүматы буенча, хатынны үтергәнче кыйнаганнар. Мәрхүмәнең кыяфәтенә караганда, аның сукбай булуы ихтимал, диелгән бу хәбәрдә.

Биредә яшәүче кешеләр 8 мартта кичке җиделәр тирәсендә учак яктысын да күргән булган.

Хәзерге вакытта җинаятьне тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100