Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын игезәк балаларының берсен кыйнап, ашатмыйча газаплап торган

Бер хатын игезәк балаларының берсен кыйнап, ашатмыйча газаплап торган

news_top_970_100
Бер хатын игезәк балаларының берсен кыйнап, ашатмыйча газаплап торган
Самара өлкәсенең Ставрополь районындагы бер авылда нәни кызын даими рәвештә кыйнап торган һәм ашатмаган хатынны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә җыеналар. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте. 

Аңа карата ике маддә буенча җинаять эше ачылган. Бу хатын ата-ана вазифасын үтәмәгән һәм баланы даими рәвештә кыйнап торган дип шикләнәләр. 
 
2016 елда бу хатын игезәк балалар - малай һәм кыз таба. Әни кеше улына яхшы мөнәсәбәттә була, ә кызын исә начар ашата, медицина ярдәме күрсәтми, даими рәвештә кыйнап тора. Кыз баланың чиста кием-салымы, урын-җире һәм гигиена чаралары да булмый.

2018 елда бу гаиләгә килгән волонтерлар мескен кыз бала белән очраша. Алар кыйналган, әшәке кроватьта ятып торучы баланы күреп, чаң суга башлый. Шуннан соң игезәк балаларны хастаханәгә алып китәләр. Табиблар кыз баланың сынган урыннары булуын да ачыклый. Хәзер сабый махсус балалар йортында яши.

Әлегә вәхши ананы ата-ана хокукыннан мәхрүм итмәгәннәр. Ул баланы гаиләгә кире алуы да ихтимал. Ләкин бу хәлне булдырмас өчен тикшерүчеләр биредәге гаилә, опека һәм попечительлек буенча идарәгә хат юллаган. Алар сабыйның иминлеген саклау өчен, аны балалар йортында калдыруны сорый.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары бу ананың тәртибен, гаиләне контрольдә тотмаган, бу хатынны вакытында ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне оештырмаган түрәләрнең гамәлләрен өйрәнә.

Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хатын 2016 елның ноябреннән 2018 елның июленә кадәр 2016 елда туган кыз баласын тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәгән. "Ана балага яшәү һәм үсү, туклану өчен нормаль шартлар тудырмаган, чиста кием, урын-җир булдырмаган, гигиена таләпләрен үтәмәгән, медицина ярдәме күрсәтмәгән, системалы рәвештә балага карата физик көч кулланган. 2018 елның августында бала медицина оешмасына урнаштырылды. Анда бала янына волонтерлар килеп йөрде. Шуннан соң бала "Тольяттидагы махсуслашкан балалар йортына" күчерелде. Ана "балигъ булмаган баланы карау һәм тәрбияләү вазифаларын үтәмәгән өчен" административ җаваплылыкка тартылды. Соңрак баланың туганнарының берсе Россия Тикшерү комитетының тикшерү органнарына гариза белән мөрәҗәгать итте. Шуннан соң җинаять эше ачылды", диелгән бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100