Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын өч айлык баласының баш сөяген сындырган

Бер хатын өч айлык баласының баш сөяген сындырган

news_top_970_100
Бер хатын өч айлык баласының баш сөяген сындырган
Февраль аенда Красноярск өлкәсенең Березовский авылында 30 яшьлек хатын өч айлык баласын имгәтә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бала бик каты елагач, анасы сабыйны диванга тотып ыргыта. Малай башы белән диван тоткасына барып бәрелә. Сабыйның башы шешә. Тик ана баласын табибларга күрсәтми.

Ике ай узгач - апрельдә генә бу хатын имгәнгән баласын хастаханәгә алып килә. Табиблар баланың баш мие имгәнүен, баш сөяге сынуын ачыклый. Сабыйга операция ясыйлар. Хәзер аның сәламәтлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Үз баласын имгәткән хатынга карата җинаять эше ачылган. Ул гаебен тулысынча таныган. Хәзерге вакытта аны ана хокукларыннан мәхрүм итү турында мәсьәлә хәл ителә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100