Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын 4 яшьлек кызының муенына пычак кадаган

Бер хатын 4 яшьлек кызының муенына пычак кадаган

news_top_970_100
Бер хатын 4 яшьлек кызының муенына пычак кадаган
14 апрельдә Анапа янындагы Гостагаевская станицасында 36 яшьлек Вероника Д. үзенең 4 яшьлек кыз баласын үтергән. Әлеге коточкыч вакыйга турында "Вести" каналы хәбәр итте.

Вероника поликлиникада санитарка булып эшли. Фаҗига булган көнне ул кызы белән бергә туганнарында кунакта була. Бер мизгелдә ул кызын алып, урамга чыгып китә. Шуннан соң ул өйгә үзе генә әйләнеп керә. "Олечка башка юк инде", - дип сөйләнә. 

Соңрак ачыкланганча, хатын баласының муенына пычак кадый. Туганнары ашыгыч ярдәм чакыра, ләкин кызны коткарып булмый. Верониканы эшендә бары тик уңай яктан гына искә алалар. Хезмәттәшләре һәм туганнары фикеренчә, ул баласын яраткан, һәрчак яхшы мөнәсәбәттә булган. Балага "Олечка" дип кенә дәшкән.

Хатынны психик авыруы булуы билгеле. Ул ире белән аерылышкач, үзен сәер тота башлаган. Фаҗига булырга берникадәр вакыт алдарак дәвалану курслары узган. 12 апрельдә Вероника хастаханәдән чыккан һәм бер көн узгач баласын үтергән. 

Сорау алганда бу хатын сәер тавышлар ишетүен сөйләгән. Бу тавышлар аңа пычак алырга һәм баласын үтерергә кушкан. 

"ГТРК Кубань" хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйгадан соң җинаять эше ачылган. Хатынны тоткарлаганнар, аның белән тикшерүчеләр эшли. Судмедэкспертиза билгеләнгән, баланың яшәү һәм тәрбия шартларын өйрәнәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100