Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бер кертемче дә акчасын кайтара алмаган": Россиянең алты төбәгендә эшләгән финанс пирамидасы хуҗалары миллиард сум акча җыйган

"Бер кертемче дә акчасын кайтара алмаган": Россиянең алты төбәгендә эшләгән финанс пирамидасы хуҗалары миллиард сум акча җыйган

news_top_970_100
"Бер кертемче дә акчасын кайтара алмаган": Россиянең алты төбәгендә эшләгән финанс пирамидасы хуҗалары миллиард сум акча җыйган
Россиянең алты төбәгендә эшләгән финанс пирамидасын оештыручыларны тоткарлаганнар. Страховка булмау сәбәпле, керетмчеләр акчаларын кайтара алмаган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Өч ел эчендә ике меңләп кертемче җыелган. Алар төзелеш проектына инвестицияләр кертәбез дип уйлаган. Чынлыкта исә акчалар океан артына офшорга китеп барган. Җинаятьчеләр халыктан миллиард сум чамасы акча җыйган.

Оперативниклар берничә шәһәрдә берьюлы операция оештырган. Алар җинаятьчел схеманы оештыручыларны төрле шәһәрләрдәге офисларда тоткарлаган. Документлар, распискалар, графиклар - барысы да тиз генә кулдан ясалган булган. Бөтен урында реклама слоганнары. Имеш, биредә "уңыш командасы" эшли. Инвестицион займ договорлары да шунда гына яткан.

Җинаятьчеләр зур акчалар белән эш иткән. Алар елына 36 процентлы дивиденлар бирергә ышандырган. Имеш, төзелеш бизнесына, торак-коммуналь хуҗалыкка инвестияция кертәбез дип алдаганнар. 


"Кертемчеләрне ныграк кызыктыру өчен, процентларны өлешчә түләгәннәр. Аларны түләр өчен яңа кертемчеләрне җәлеп иткәннәр. Калган акчаларны урлап, Россиядән читкә чыгарганнар", - дип сөйләгән Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Оешманың төп офисы Иваново өлкәсендә, филиаллары Ярославль, Вологда, Самара, Саратов, Мәскәү өлкәләрендә булган. Өч ел эчендә бу җинаятьчеләр ике меңләп кешене алдап, миллиард сум чамасы акча җыйган. Кертемчеләрнең берсе дә страховка ала алмаган, килешүләре ялган булып чыккан.

Тентүләр илнең алты төбәгендә оештырылган. 30 юридик затның документларын алганнар. Шулай ук пластик карталарны, электрон җайланмаларны да җыеп алганнар. Финанс пирамидасын оештыруда шикләнелүче ике кешене һәм Ярославль филиалы җитәкчесен тоткарлаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100