Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат фермада тирес чыгара торган транспортерга башы белән төшеп киткән

Бер ир-ат фермада тирес чыгара торган транспортерга башы белән төшеп киткән

news_top_970_100
Бер ир-ат фермада тирес чыгара торган транспортерга башы белән төшеп киткән

Башкортстанның Дүртөйле районында сыер фермасында фаҗига килеп чыккан. 24 гыйнварда Казы-Йәлдәк авылында «Горшков» исемендәге нәселле хуҗалыкта эшче һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте. 

Транспортерда оператор булып эшләүче ир-ат тирес чистарта. Дәүләт Хезмәт инспекциясе мәгълүматы буенча, эшченең аягы транспортерның бер детале — шнекка кысыла. Оператор белән булган хәлне тракторчы күреп ала һәм рубильникны сүндерә, ярдәм чакыра. Шул арада оператор ир-ат шнекка башы белән йөзтүбән кереп китә. Ул шунда ук җан бирә.

Бу фаҗигане тикшергән вакытта, мәрхүм ир-атның исерек килеш эшләве билгеле була. Аның хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныш булмавын, эшләргә өйрәтелмәвен дә ачыклыйлар. Җитәкче кеше операторга шәхси саклану чаралары да бирмәгән, хезмәт шартларын да бәяләмәгән, куркынычсыз шартлар да тудырмаган. Транспортер койма белән уратып алынмаган.

Әлеге кагыйдә бозулар өчен вазифаи затларны 605 мең сум штрафка тартканнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100