Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат эшләп торган бензопила белән кафедагы кешеләргә һөҗүм иткән мизгел видеога эләккән

Бер ир-ат эшләп торган бензопила белән кафедагы кешеләргә һөҗүм иткән мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
Бер ир-ат эшләп торган бензопила белән кафедагы кешеләргә һөҗүм иткән мизгел видеога эләккән

Находка шәһәрендә исерек ир-ат кафега кереп җәнҗал чыгарган. Ул үзе белән эшләп торган бензопила да алып килгән. Әлеге вакыйга кадрларын «Вести»каналы күрсәтте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, вакыйга «У Арифа» дигән кафеда якшәмбе көнне кич белән була. Бер ир-ат эшләп торган бензопила күтәреп кафега керә. Ир-ат бу эшне ни сәбәпле эшләгәне әлегә билгеле түгел.

Кафеда утырган клиентлар сүзләренчә, бензопила тоткан ир-ат чыннан да коралын кулланырга ниятләгән булган. Ул кафега кергәндә үк, ишек төбендә торган бер машинага пычкысы белән «тамга» салып калдырган.

Кафе кунаклары куркып калмый. Алар һөҗүм итүче ир-атны бик тиз туктата, бензопиласын тартып ала. Шулай да ул әйләнә-тирәдәге кешеләрне куркытырга өлгерә. Видео язмаларында хатын-кызларның елавы, кычкыруы ишетелә.

Бу вакыйгадан соң, полиция тикшерү башлаган. Кафе клиентларының берсе дә бензопила тоткан ир-ат өстеннән гариза язып мөрәҗәгать итмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100