Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат башкала паркларында хатын-кызларның йөрәгенә пычак кадап үтереп йөргән

Бер ир-ат башкала паркларында хатын-кызларның йөрәгенә пычак кадап үтереп йөргән

news_top_970_100
Бер ир-ат башкала паркларында хатын-кызларның йөрәгенә пычак кадап үтереп йөргән

Мәскәүдә хатын-кызларны үтереп йөрүче Бахтиёр Матякубовка хөкем карары чыгардылар. Бу кеше калган гомерен аеруча каты режимлы колониядә уздырачак. Башлангыч тикшерү вакытында ук бу җинаятьче биш хатынны үтергәнен таныган. Шуңа күрә аңа хөкем карарын аерым тәртиптә билгеләгәннәр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

46 яшьлек Бахтиёр Матякубов барлык җинаятьләрен дә 2015 елның гыйнварыннан апреленә кадәр аралыкта эшләгән. Ул Мәскәү паркларында хатын-кызларны эзәрлекләп йөргән һәм кеше булмаган урында һөҗүм иткән. Корбаннарын шунда ук үтерерлек итеп, пычак белән кадаган.

Корбаннарның берсе 35 яшьлек хатын була. Ул эте белән паркта йөри. Матякубов аның йөрәгенә пычак белән ике тапкыр кадый. Җинаять кылганнан соң, бу ир-ат чит илгә чыгып кача. 

Тикшерүчеләр хатын-кызларны үтереп йөрүченең шәхесен ачыклый. Матякубовны чит илдә 2017 елның декабрендә тоткарлыйлар һәм Мәскәүгә кайтаралар.

Сорау алганда Матякубов гаебен таный. Суд барышында экспертлар ачыклаганча, Матякубовта эмоциональ тайпылышлар бар. Ул хатын-кыз җенесенә карата аеруча тискәре мөнәсәбәттә булган, шуңа күрә үтереп йөргән.

ТАСС агентлыгына Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе вәкиле Юлия Иванова сөйләгәнчә, Үзбәкстанда туган Бахтиёр Матякубов хатын-кызларны кибеттә күреп ала, аннары эзеннән бара. Кеше йөрми торган урыннарда, паркларда салкын корал белән һөҗүм итә.

Матякубовның үзенчәлекле «эзе» була — ул корбанын шунда ук үтерерлек итеп суга. Тикшерүчеләр аның яшәгән урынын ачыклагач, канлы киемнәр табыла. Аларда мәрхүмә хатын-кызларның каны булуы ачыклана. Тик җинаятьче качып өлгерә. Аңа халыкара эзләү игълан ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100