Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат авылдашын кыйнап, Дим елгасына батырып үтергән

Җинаять кылган урында булган ике ир-ат авылдашларын кыйнаганда тыкшынмый торган. 

news_top_970_100
Бер ир-ат авылдашын кыйнап, Дим елгасына батырып үтергән

Башкортстанда Дим елгасы буенда ир-ат мәете табылган. Белгечләр аның батып үлүен ачыклаган. Мәетнең тәнендә кыйналган эзләр дә булган. Тикшерүчеләр "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматы буенча, Әлшәй районының Карамыш авылы янында Дим елгасы яры буенда ир-ат мәетен 6 октябрьдә  табалар. Җинаять 5 октябрьдә эшләнүе ачыклана. Бу көнне дүрт ир-ат Карамыш авылындагы бер йортта җыелыша. Алар табын янында спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Шул вакытта ике ир-ат арасында җәнҗал чыга. 39 яшьлек ир-ат 57 яшьлек авылдашын агач таяк белән вәхшиләрчә кыйный. Тагын ике шешәдәш ир-ат үзләре дә куркып кала. Алар бу җәнҗалга тыкшынмый. 

Шуннан соң үтерүдә гаепләнүче ир-ат кыйналган авылдашын машина багажнигына салып алып китә. Аны Дим елгасы буена алып бара һәм батыра.

Әлшәй районының полиция хезмәткәрләре үтерүдә гаепләнүче ир-атны тиз арада тоткарлый. Ул гаебен таный. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100