Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер егет Казан кибетендә тавык урлаган һәм хуҗаны кыйнап качкан

Тавык түшкәсе урлап чыккан егетне урамда машина көтеп торган.

news_top_970_100
Бер егет Казан кибетендә тавык урлаган һәм хуҗаны кыйнап качкан

4 октябрьдә кич белән Казанның Гагарин урамындагы кибеттә бер егет тавык түшкәсе урлаган. Аны кибет директоры — хатын-кыз тоткарламакчы булган. Карак аны кыйнаган һәм качып киткән. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Баш мие селкенгән, тәне күгәргән хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.

Яшь ир-ат башта як-ягына каранып кибетне күзәтеп йөргән. Шуннан соң, туңдырылган тавык түшкәсен курткасы эченә яшергән һәм чыгып киткән. Кибет директоры һәм аның ире каракны урамда куып җитеп, тоткарламакчы булган. Тик карак каршы сугыша башлаган. Директорга суккан һәм үзен көтеп торган машинага утырып китеп барган.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре каракны эзли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100