Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бензовоз шартлап, дүрт кеше һәлак булган, җиде кеше имгәнгән

Бензовоз шартлап, дүрт кеше һәлак булган, җиде кеше имгәнгән

news_top_970_100
Бензовоз шартлап, дүрт кеше һәлак булган, җиде кеше имгәнгән
7 июльгә каршы төндә Свердловск өлкәсендә бензовоз машинасы шартлаган. Авариядә дүрт кеше үлгән, барысы унбер кеше зыян күргән. Ягулык салынган машина трассадан кюветка очып төшкән һәм капланган. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Фаҗига төнге беренче унбиш минутта Карпинск-Кытлым юлының 44 нче километрында була. Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, цистерна өстендә җиде кеше бара. Бу кешеләр туристлар була һәм аларны бензовоз машинасы юл уңаеннан утыртып бара. Юлдан барганда машина йөртүче идарәне югалта һәм каплана. Түгелгән ягулык шартлау килеп чыгуга сәбәп була.

"Бензовоз шартлаганда унбер кеше имгәнде. Аның тормозы ватылган һәм машина юл кырыена төшкән. Шартлау булган вакытта яннан узып баручы кешеләр дә имгәнгән. Бензовоз янында ук торган дүрт кеше үлгән", - дип аңлаткан Краснотурьинск шәһәре округы башлыгы Александр Устинов ТАСС агентлыгына. 

Устинов дүрт кешенең Краснотурьинск шәһәренең үзәк шәһәр хасханәсендә дәвалануын әйткән. Бу кешеләрнең хәле уртача катлаулы дип бәяләнә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых имгәнгән кешеләрнең төрле урыннары сынуын сөйләгән.  



Соңрак экспертиза ачыклаганча, бензовоз йөртүче исерек булган, аның канында алкоголь табылган.  "Полиция хезмәткәрләре "Урал" бензовозын йөртүченең авария вакытында аек булмавын ачыклады. Моны экспертиза да раслады", - дип сөйләгән Горелых.

Машина йөртүче канында 0, 706 промилле алкоголь булган. "Бу бик зур доза", - дигән Горелых. Бензовоз йөртүче ир-ат үзе имгәнмәгән, аңа хастаханәгә бару дә кирәк булмаган, дигән ул.

Һәлак булучыларның шәхесе ачыкланган. Алар арасында 13 яшьлек үсмер дә бар. Бу кешеләр барысы да Свердловск өлкәсендә яшәгән.

Бензовоз Свердловск өлкәсенең төньягында (Екатеринбург шәһәреннән 350 км чамасы ераклыкта) технологик юлда авария килеп чыгу сәбәпле шартлаган, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак төбәк буенча Прокуратура матбугат хезмәте бензовоз өстендә ун турист баруын хәбәр итте.

"Башлангыч мәгълүмат буенча, машина йөртүче янына ике турист килгән. Алар автоюлга кадәр утырып барырга сораган. Бераздан тагын сигез турист очраган, алар да утырып барырга сораган. Машина йөртүче цистерна өстенә утырырга рөхсәт иткән. Шуннан соң ул тизлеген арттырган, машина идарәне югалткан. Йөртүче ир-ат цистерна өстендәге туристларга сикереп төшәргә кушкан. Аннары үзе дә сикереп төшкән", диелә бу хәбәрдә.

Машина йөртүчегә карата җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100