Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

БДИ биргәндә ярдәм итмәгән укытучыны колониягә озаттылар

Республикадагы Мәгариф министрлыгында танышлары булуы белән мактанган хатынны ирегеннән мәхрүм иттеләр.

news_top_970_100
БДИ биргәндә ярдәм итмәгән укытучыны колониягә озаттылар

Башкортстанның Нефтекама шәһәре суды 50 яшьлек хатынга карата хөкем карары чыгарган. Аны «мошенниклыкта» гаеплиләр. Бу турыда Башкортстан прокуратурасына сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Гаепләнүче хатын укытучы булып эшләгән. Узган май аенда ул бер хатын белән очраша һәм БДИ бирергә ярдәм итешергә килешә. Укытучы әлеге хатынның Уфадагы мәктәптә укучы кызына БДИ биргәндә югары балл җыярга булышам дип ышандыра. Ул республикадагы Мәгариф министрлыгында танышлары булуы белән мактана, диелгән әлеге хәбәрдә.

Укучы баланың анасы укытучыга 135 мең сум акча бирә. Чынлыкта исә укытучы БДИ нәтиҗәләренә йогынты ясый алмый. Ул акчаны ала һәм үз кирәк-ярагына тота.

«Хөкем ителүче гаебен таныды. Зыян күрүчегә матди зыянны кайтарды. Моңа кадәр ул шундый ук алдау өчен өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Шартлы срогы бетеп, өч ай узгач кабат җинаять кылган», — дип сөйләгәннәр прокуратурада. 

Моңа кадәр дә хөкем ителгән булуын исәпкә алып, суд бу укытучыны өч ел һәм дүрт айга колония-поселениега хөкем иткән. Бу хатын шулай ук ул өч елга педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100