Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бай, әмма бәхетсез: "Дом-2"да катнашкан кыз мәхәббәтен таба алмыйча үлгән

Анастасия Тарасюк яңа фатирына күчкән генә булган.

news_top_970_100
Бай, әмма бәхетсез: "Дом-2"да катнашкан кыз мәхәббәтен таба алмыйча үлгән

«Дом-2» тапшыруында катнашкан Анастасия Тарасюк күптән түгел генә Мәскәүдә элиталы торак комплекста фатир арендалаган.

24 яшьлек кыз 22 катлы йортның өченче катында яши башлый. Бу фатирның бер айлык аренда хакы 90 мең сум була.

22 июньдә көндез ул 19 катка менә. Бераздан аның фатир ишегалдында аның үле гәүдәсен табалар. 19 катта аның мобиль телефоны, сигаретлары табыла. Ул ялгыш егылып төшкән дигән фараз да бар. 

Кыз актив төнге тормыш алып барган, клубларга йөргән. Үзенең ничек яшәве хакында Инстаграмда язып барган. "Яңа фатирыма күчтем, әйберләремне рәткә китерәсе генә калды", - дип язган ул.


Инстаграм

Кыз, яраткан кешесе ташлап китү аркасында депрессиядә булган дип язалар. Анастасия "Дом-2"га 2013 елда  килгән, Андрей Черкасов, Никита Кузнецов белән мөнәсәбәтләр төзергә тырышып караган, әмма бу барып чыкмаган. Анастасияне алдашуда гаепләгәннәр, соңыннан кызны куеп чыгарганнар. 

Анастасия модель булып эшләгән, алкогольле эчемлекләр куллана башлаган. Ул наркологта исәптә булган дигән мәгълүмат та бар. Әмма кыз үзенең яраткан кешесен таба, бер егет аның элиталы фатирында яшәп тә алган. Әмма ул егет тә кызны ташлап китә. 



Инстаграм



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100