Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда үз чәчләрен йоткан балага операция ясаганнар

Башкортстанда үз чәчләрен йоткан балага операция ясаганнар

news_top_970_100
Башкортстанда үз чәчләрен йоткан балага операция ясаганнар
Башкортстанның Нефтекама шәһәрендәге хастаханәгә сигез яшьлек кызны китергәннәр - ул эче авыртуга, хәле китүгә һәм косасы килүгә зарланган. Бөтен симптомнар да аппендицитныкы, дип билгели табиблар, әмма операция вакытында алар табылдыкка ия була. Бу хакта тәфсилләп "Башинформ" агентлыгы язган. 

Журналистлар хастаханә хирургы Руслан Раянов белән сөйләшкән. 

- Табиб күзлегеннән, бу диагностика өчен уникаль операция булды. Еш кына балалар хирургиясе бүлегенә пациентлар кискен аппендицит билгеләре белән китерелә. Пациенткада да нәкъ шундый билгеләр иде - эченә баскач авырта, авырту уң якта. Нәтиҗәдә без операция ясарга булдык. Гадәттәгечә, кистек. Ә операция вакытында нечкә эчәклек трихобезоарына юлыктык. Ул нечкә эчәклекнең калын эчәклеккә тоташкан урынында иде, һәм шуңа да кискен аппендицит билгеләре күзәтелгән. 

Нечкә эчәклектә трихобезоар - яман гадәт нәтиҗәсе икән. Кайбер балаларда үз чәчләрен йоту гадәте бар. Моңа бигрәк тә кызлар дучар була. Йотылган чәчләр ашказанында яки эчәклектә укмашып ябыша һәм безоар дип аталган шеш барлыкка китерә. Бу шеш эчәклекне капларга мөмкин, - дип аңлаткан табиб. 

Бер сәгатькә якын дәвам иткән операциядә табиблар баладан шундый бер шеш алганнар. 

"Операциядән соң бала бездә күзәтү үтте. Сигезенче көнгә аны өенә чыгардык. Хәзер аның хәле яхшы", - дигән табиблар.

Кызның әнисе баласының яман гадәте турында белмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100